news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Григорий Рапота ИФО студентларын һәм укытучыларны Студентлар көне белән котлады
“Әйдәгез, шатланыйк, белем алыйк һәм бер–беребезгә ярдәм итик!” – диелә вәкаләтле вәкилнең котлавында
Скопировать ссылку
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота “Идел буе федераль округының барлык студентларын һәм мөгаллимнәрне, укучы яшьләрне һәм әле күптән түгел генә яки күп еллар элек югары уку йортын тәмамлаучыларны күңелле һәм мәңге яшь бәйрәм – Студентлар көне” белән котлады.
“Студент еллары – яшьлекнең иң гүзәл вакыты, аның һәр көне яңа очрашулар һәм онытылмас хис–тойгылар алып килә. Йөрәгендә әлеге кичерешләрне саклаучыларның күңеле картаймый, алар тормыш сөючән һәм оптимист булып кала.
Безнең күңел төшенкелегенә бирелергә вакытыбыз юк – эшебез бик күп, барысын да күреп өлгерергә кирәк. Илне яңарту – безнең бурычыбыз. Әмма ярдәмгә мохтаҗларны да онытырга ярамый. Бүген без әлеге ярдәмне ата–ана җылысыннан мәхрүм калган балаларга күрсәтә алабыз. Мин Идел буе төбәкләре яшьләрен һәм битараф булмаган кешеләрне балалар йортлары һәм әти–әнисез калган балаларга ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган “Балачакны кайтару” округ проектында катнашырга чакырам. Ата–ана җылысыннан мәхрүм калган балаларның тормышын һәм киләчәген бәхетле итү безнең көчебездән килә. Шунлыктан, әйдәгез, шатланыйк, белем алыйк һәм бер–беребезгә ярдәм итик!” – диелә вәкаләтле вәкилнең котлавында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2