news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Григорий Рапота хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны 23 февраль белән котлады

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле хәрби хезмәткәрләргә сәламәтлек теләде

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Хөрмәтле Кораллы көчләр хәрби хезмәткәрләре һәм ветераннар! Хөрмәтле дуслар! Чын йөрәктән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә 65 ел тулуны билгеләп үтәбез! Беренче чиратта, мин илнең иреге һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәшкән хәрбиләрне һәм ветераннарны котлыйм. Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Хәрби гаскәрләрне корал, техника һәм хәрби кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен соңгы көчләрен биргән тыл хезмәтчәннәренә дә хөрмәтебез зур. Сугыштан соңгы хәрби буын өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәтнең ачык мисалы булды һәм булып кала.
Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, Россиянең иминлеге һәм чәчәк атуы өчен бәхет һәм тынычлык телим!”, - диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot