news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Григорий Рапота: “Без – бөек держава гражданнары”
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле округта яшәүчеләрне Россия көне белән котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 12 июнь, “Татар–информ”). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота округта яшәүчеләрне Россия көне белән котлады.
“Сезне илнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!
Без – бөек держава гражданнары. Аның тарихы рухи ныклык, дуслыкны, күп милләтле халыкның Ватан язмышы өчен гаять зур җаваплылыгын, аның азатлыгын һәм демократик бөтенлеген күп мәртәбәләр раслады.
Тарих масштабында караганда, бәйсезлек игълан ителгәннән соң үткән 19 ел – күп вакыт түгел, әмма дәүләт сәясәте һәм һәр россияленең аңындагы үзгәрешләр гаять зур. Бүген безнең һәркайсыбыз үзен шәхес дип таный, Россиянең киләчәге аның эше, карашлары һәм омтылышларына бәйле. Туган илнең үсеше һәм чәчәк атуы өчен үз өлешеңне кертүнең әһәмиятен аңлау күп яктан нәкъ менә шушы бәйрәм белән дә бәйле. Без бүгенге дөньяның һәр чакыруын кабул итәргә һәм аларга тәңгәл җаваплар табарга сәләтле. Бергәләп барлык кыенлыкларны да җиңәрбез, глобаль икътисади кризистан лаеклы рәвештә чыгарбыз, Россия сәнәгатенең иң яхшы казанышларын сакларбыз, социаль өлкәдә башлап җибәрелгән барлык эшләрне ахырына җиткеребез дип өметләнәм.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләп калам!”, – диелә котлауда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot