Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Григорий Гуров: Татарстанда берничә халыкара яшьләр чарасы үткәрәчәкбез
Татарстанга сәфәр нәтиҗәләре буенча 2025 елда республикада халыкара яшьләр чаралары үткәрү турында берничә килешүгә ирешелде. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яңа җитәкчесе Григорий Гуров «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Татарстанда халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең проект офисы эшли. «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык» линиясе кысаларында без Татарстанда киләсе елда берничә яшьләр вакыйгасы, шул исәптән халыкара чаралар үткәрү турында килештек», - дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, «Алдынгылар хәрәкәте»нең мәктәпкәчә учреждениеләр белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе дә таратылачак.
Искәртеп узабыз, Григорий Гуров бер атна элек Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе итеп билгеләнде, ә «Алдынгылар хәрәкәте» белән хәзер Россия Герое Артур Орлов җитәкчелек итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз