news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Грециянең Крит утравында чиркәүгә ут төртер алдыннан диварына “Аллаһ әкбәр” дип язганнар

Җинаятьне кылган затлар билгесез.

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Грециянең Крит утравында кемлеге билгеле булмаган затлар православиелеләрнең Архангел Михаил чиркәвенә ут төрткәннәр, дип хәбәр итә "Интерфакс" "Greek Reporter" сайтына сылтама белән.

Нәтиҗәдә, ялкын иконаларга, алтарьның бер өлешенә зыян салган. Бу гамәлне кылучылар чиркәү диварларына гарәп телендә “Аллаһ әкбәр” дип язып чыкканнар.

Җирле халык гыйбадәтханәгә капкан утны сүндереп, аның таралышына юл куймаганнар, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot