news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грециядә ислам кануннарын чикли торган закон кабул ителгән

Законда мөфтигә гаилә эшләре (никах, аерылышу, мирас калдыру һәм башка мәсьәләләр) буенча мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, диелгән.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Греция Парламенты, күпчелек тавыш белән, шәригать турында ислам кануннарын чикли торган закон кабул иткән. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.

Законда мөфтигә гаилә эшләре (никах, аерылышу, мирас калдыру һәм башка мәсьәләләр) буенча мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, диелгән. Ике якның берсе мөфтигә мөрәҗәгать итәргә теләмәсә, эш судка бирелергә мөмкин.

Закон мөфтине билгеләүне һәм урыныннан алуны, хезмәт хакын, вәкаләтләрен билгели. Ислам кануннары Фракиядә мөселманнар өчен 1923 елдан бирле гамәлдә булган. 1919-1922 елларда Греция грек-төрек сугышында җиңелгәннән соң биредә 100 меңләп кенә мөселман калган. Алар өчен шәриггать кануннары гамәлдә булган.

2017 елның ноябрендә Греция премьер-министры Алексис Ципрас Фракиядә булганда шәригать кануннарын мәҗбүри үтәүне кире кагуны вәгъдә иткән булган.
Ципрас яңа закон кабул ителүне закон алдында бөтен кешенең тигезлеген күрсәтүдә "тарихи адым" дип атаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100