news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Греф Үзәк банк ставкасының төшү датасын һәм күчемсез милек бәяләренең киләчәген фаразлады

Россия Үзәк банкы 2024 елның I кварталыннан соң төп ставканы төшерә башларга мөмкин. «Сбербанк»ның топ-менеджеры Герман Греф шулай дип саный, дип яза ТАСС. Шул ук вакытта 2024 елда (ел дәвамында) Үзәк банк ставкасы 10 проценттан югарырак булачак.

Хәзер гамәлдә булган артык югары ставка (16 процент) аркасында илдә кредит бирүнең (һәм корпоратив, һәм кулланучылар кредиты) кискен кимегәнлеген өстәде ул. Шул ук вакытта дәүләт дотацияләре аркасында ипотека әле «исән». Шулай да, киләсе елда кредит портфеленең үсеше күпкә түбәнрәк булачак, ди Греф.

Ул шулай ук күчемсез милек бәяләренең киләчәге турында да үз фикерен әйтте. Аның фикеренчә, ташламалы ипотека кимегәнгә күрә, бу базарда бәя төшә башлаячак. Ул ассызыклаганча, кредитларның 70 проценттан артыгы — нәкъ менә дәүләт тарафыннан субсидияләнгән ипотека. Бу субсидияләр кимегән саен кредит бирү күләме дә кими, һәм нәтиҗәдә, «күчемсез милек» бәяләре түбән төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100