news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^«Great Wall» Татарстанны сайларга мөмкин

^«Great Wall» Татарстанны сайларга мөмкин

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Мария Семенова). Кичә Кытайның «Great Wall» автомобиль төзү компаниясе РФ Хөкүмәтенә Россиядә завод төзү турында үз тәкъдимнәрен җибәрде. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Завод төзелеше өчен нинди мәйданчык сайлап алыначак дигән сорауга, кытай компаниясенең генераль директоры урынбасары Лианг Хениан компания үз предприятиесен махсус икътисади зонада төзәргә теләр иде, дип җавап бирде. Завод инде 2007 елда ук эшли башларга тиеш. Хәзер төзелеш өчен өч төбәк – Татарстан, Ленинград өлкәсе һәм Иркутск өлкәсе карала.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь аенда ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кытайның «Great Wall Motors Ltd» автомобиль төзү компаниясе генераль директоры Ван Фэнин белән сөйләшүләр алып барган иде. Ул чакта “Алабуга” сәнәгый-производство төрендәге махсус икътисади зонасын оештыруга бәйле рәвештә компаниянең республика белән мөмкин булган хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды.

«Great Wall Motors Ltd.» холдингы Кытайда машина җитештерүче иң эре компанияләрдән санала. Аның составына җиңел автомобильләр, йөк машиналары һәм автобуслар җитештерү, шулай ук фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә эшләре белән шөгыльләнүче 10 бүлендек компания керә. 2004 елда «Great Wall Motors Ltd.» Кытайның иң эре шәхси предприятиеләре унлыгына кертелгән иде. Аның еллык производство күләме 200 мең машина тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot