news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте

Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага бюджеттан 4 сум өстәлә.
 
 
2017 елда бу программа буенча 1 миллиард сумнан күбрәк акча җыю мөмкин булды. Алар юллар төзелешенә, территорияләрне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын карап тотарга, янгын куркынычсызлыгын кайгыртырга, шулай ук елга һәм күлләрне чистартуга тотыла.
 
2018 елда программаны дәвам итү өчен Татарстан бюджетында  1 миллиард сум каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot