news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гражданнарның паспортын һәм машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайтачаклар

Россия Президенты Хөкүмәткә таныклыкларны автомат озайту механизмын эшләргә кушты.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гражданнарның барлык шәхси таныклыкларын кимендә өч айга автомат рәвештә озайту механизмын эшләргә кушты. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер кешеләрдә кәгазь эшләре һәм инстанцияләрдә йөрү кайгысы түгел, шуңа күрә Хөкүмәттән паспортны, машина йөртү таныклыгын һәм шәхесен раслаучы башка документларны кимендә өч айга автомат озайту механизмын эшләүне сорыйм», — диде Россия Президенты.

Моннан тыш, эшсезләрне рәсмиләштерү шулай ук гадиләштереләчәк һәм дистанцион форматта узачак, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100