news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гражданнарның мөрәҗәгатен караганда закон бозуларны Татарстан прокуратурасы ачыклаган

2018 елның беренче ярты елында җирле үзидарә органнары гамәлләренә шикаятьләр саны 24 процентка арткан.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы, гражданнарның мөрәҗәгатен караганда, закон бозу очраклары булуы турында әйтте. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокуроры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы, гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда, закон үтәү буенча түрәләрне тикшерде.

Шулай итеп, 2018 елның беренче ярты елында республикада яшәүчеләрнең түрәләр гамәлләренә шикаятьләр саны 24 процентка арткан. Мөрәҗәгатьләрнең бары тик 21 проценты гына нигезле дип табылган.

Иң киң таралган хокук бозу очракларына мөрәҗәгатькә язмача җавап бирмәү, халыктан кергән гаризаны 30 көнлек срокта карауны үтәмәү, шулай ук гражданарын кабул иткәндә системалы хокук бозулар керә.

Күзәтчелек ведомствосы татарстанлылар мөрәҗәгате белән эшләгәндә, беренче ярты елда 500дән артык хокук бозу очрагын ачыклаган. Тикшерүләр буенча 241 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка, тагын 67 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100