news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.

Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
Рамиль Гали

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 20 февральдә Татарстан тикшерү комитеты бүлекчәләрендә хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга теләгән гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү бүлекчәләре җитәкчеләре гражданарны тикшерү бүлекләре урнашкан адрес буенча 9.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.

Кабул итүгә территориаль бүлекчәләр, шулай ук тикшерү идарәсе аппараты телефонары буенча язылырга мөмкин: (843) 221-74-57; 221-74-14; 221-75-27. 

news_right_1
news_right_2
news_bot