Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү өчен быел ТР га федераль фондтан 693 млн. сум финанслар бүленәчәк
Моннан тыш, Татарстан казнасыннан 410 млн. сум бүленәчәк
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү өчен Татарстанга быел Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан 693 млн. сум финанслар бүленәчәк. Федераль үзәктән шушы көннәрдә генә килеп ирешкән бу хәбәрне бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ленар Вәлиев җиткерде.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, бу программаны финанслауда республика казнасы да катнаша. Ягъни аннан 410 млн сум (37, 9 процент) бүленәчәк. Шулай итеп , быел Татарстанда гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасының күләме 1 млрд. 100 млн. сум тәшкил итәргә тиеш. “Һәр муниципаль берәмлектәге авария хәлендәге тораклар турында тулы статистик мәгълүмат тупланган. Хәзер программаны формалаштырып бетереп, эшли башларга гына кирәк”, - ди Ленар Вәлиев.
Авария хәлендәге тораклардан күчүчеләр өчен төзелгән яңа тораклар бәяләрен якын көннәрдә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы раслаячак. Әлегә ул 1 кв. метр өчен 26, 1 мең сум күләмендә фаразлана. Ленар Вәлиев белдергәнчә, программа бер елга гына исәпләнмәгән. Бу программа капиталь төзекләндерү программасы белән параллель эшләячәк.
Аның сүзләренә караганда, авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга быелдан җитди алынырга җыенган Татарстан яңа механизмнар уйлап чыгармаячак. Бу юнәлештә инде 3 ел эшләүче төбәкләрдәге алдынгы тәҗрибә үзәккә алыначак. Министр урынбасары белдерүенчә, 185 нче федераль закон нигезендә, авария хәлендәге тораклардан күчерелә торган гаилә, моңа кадәр нинди мәйданда яшәгән булса, субсидия нигезендә шул кадәр мәйдандагы яңа торакка өметләнә ала. Әгәр гаилә зуррак мәйдандагы торакка күчәргә тели икән, ул чагында аерманы ул үз хисабыннан социаль ипотека механизмын кулланып түләргә тиеш була. “Хәзер иң мөһиме: барлык муниципаль берәмлекләрдә авария хәлендәге тораклардан күчерү программасында катнашырга теләк белдергән гражданнар өчен яңа тораклар төзү. Шулай ук проектлаудагы кайбер проблемалы мәсьәләләрне дә карарга кирәк”, дип искәртә министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз