news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Гражданнар мөлкәтенә салым күчемсез милек объектының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады

Милек салымын исәпләүдә гаделлек, кадастрда күчемсез милек объекты турындагы сыйфатламалардагы белешмәләрнең никадәр дөрес булуына бәйле булачак

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан гражданнар мөлкәтенә салым күчемсез милек объектының инвентаризация бәясеннән чыгып түгел, ә кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Әлеге закон үз көченә керде. Бу хакта бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һәм “Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесе ТР буенча филиалының киңәйтелгән коллегия утырышында сүз барды. 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесенең ТР буенча филиалы җитәкчесе Ленара Мозаффарова билгеләп үткәнчә, бәя билгеләү турындагы карарны урыннарда башкарма хакимият кабул итә, алар конкурс нигезендә бәяләүчене җәлеп итә. Аның әйтүенчә, кадастр палатасының кадастр бәясен билгеләүгә вәкаләтләре булмаячак. Әмма милек салымын исәпләүдә гаделлек, кадастрда күчемсез милек объекты турындагы сыйфатламалардагы белешмәләрнең никадәр дөрес булуына бәйле булачак. Шуңа күрә 2014 нче елда учреждение эшчәнлегендә дәүләт күчемсез милек кадастры мәгълүматлары базасын тәртипкә китерү өстенлекле юнәлеш булган.

Ленара Мозаффарова белдергәнчә, суд аша җир биләмәләренең кадастр бәясен базар дәрәҗәсендә билгеләү тәҗрибәсе инде бар. “2011 нче елдан алып 2014 нче елга кадәр Татарстанның кадастр палатасына 1289 дәгъва килеп ирешкән, аларның 847се судлар тарафыннан канәгатьләндерелгән. 1494 җир участогының кадастр бәясе буенча төзәтмәләр кертелгән”, - дип хәбәр итте филиал җитәкчесе. Л. Мозаффарова сүз уңаеннан әйтеп үткәнчә, җир биләмәләренең кадастр бәясе буенча даулау эшләре, элеккегечә, Арбитраж судлар вәкаләтендә түгел, ә гомуми юрисдикция судлары карамагында булачак.

Физик затларның күчемсез милкенә салым үзгәрешләренә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәлә буенча актив төстә эшләү зарур. “Оператив режимда карарлар кабул итәргә кирәк. Бу мәсьәлә эзсез генә, тигез генә узмаячак”, - дип кисәтте Президент.

“Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесе ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Наталья Жалдак журналистларга шәрехләп үткәнчә, алдагы 4 ел дәвамында мөлкәткә салым күләме акрынлап арта барачак.  2020 нче елга ул 100 процент дәрәҗәдә түләнер, дип көтелә. Салымны исәпләгәндә, закон тарафыннан бүлмәдән 10 кв.м, фатирдан 20 кв.м һәм шәхси йортлардан һәм дачалардан 50 кв.м чигерү дә каралган. Бу салымны түләүдән азат ителгән гражданнар исемлеге саклана.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100