news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гражданнар кодексыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме төшенчәсен алырга мөмкиннәр

2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Юстиция министрлыгы Гражданнар кодексыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме дигән төшенчәне алырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерли. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Аны түләүләрдәге конкрет саннар белән алыштырырга мөмкиннәр. Хезмәткә түләүнең минималь күләме телгә алынган документларга (әйтик, Һава кодексында, Тимер юл транспорты уставында һәм кайбер федераль законнарда) төзәтмәләр кертергә ниятлиләр. Министрлыкта әлеге үзгәрешләрне соңгы вакытта хезмәткә түләүнең минималь күләме төшенчәсенә киңрәк мәгънә бирелүе белән аңлаталар.

«Хезмәткә түләүнең минималь күләме закон чыгаруның төрле тармакларында, шул исәптән гражданлык-хокукый йөкләмәләр буенча суммаларның күләмен билгеләү өчен дә кулланылды», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татьяна Голикова 2019 елның маенда биргән күрсәтмә нигезендә, хезмәткә түләүнең минималь күләме «Хезмәткә минималь түләү» турындагы закон нормалары белән ярашлы рәвештә генә аңлатылырга тиеш.

2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100