news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гражданлык алганда ант бирү турындагы канун хупланган

Россия Федерациясе гражданлыгын алучы чит ил кешеләре Россиягә тугрылыклы булуы турында ант бирәчәк.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Быелның сентябреннән Россия Федерациясе гражданлыгын алучы чит ил кешеләре Россиягә тугрылыклы булулары турында ант бирәчәк.

Канун текстына антның расланган тексты кертелгән. Әлеге сүзләрне чит ил гражданы аңа Россия гражданы исемен бирү турындагы карар чыгарылгач әйтергә тиеш. Ант әйтүдән баш тарту аны кире кагу өчен нигез булачак, диелә “Российская газета” хәбәрендә.

Әмма ант бирү турындагы гамәл бөтен кешегә дә кагылмый: унсигез яше тулмаганнар, яисә эшкә сәләтсезләр, мөмкинлеге чикләнгәннәр, ант текстын укый алмаганнар яки текст астында имзасын куярга сәләтле булмаганнар бу эшне үтәмәячәк.

Канун нигезендә, террорчылык яки экстремизм юнәлешендәге җинаять кылыну да гражданлыкны кире алу өчен нигез булып тора.

Әлеге канун быелның 1 сентябреннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100