Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Гражданлык актларын теркәүдә яңа үзгәрешләр
^Гражданлык актларын теркәүдә яңа үзгәрешләр
(Казан, 2 март, Казан, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова).Узган ел ЗАГС органнары тарафыннан республикада 26969 никах актлары теркәлгән. 2004 ел белән чагыштырганда әлеге сан 10,8 процентка күбрәк. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтелде.
Аның эшендә ТР Министрлар Кабинетының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарәләр белән бәйләнешне оештыру бүлеге җитәкчесе Әнәс Исхаков, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, ТР буенча Федераль теркәү хезмәте баш идарәсе җитәкчесе Людмила Кузьмина һәм башкалар катнашты.
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Флюра Илдарханова 2006 елны ТР муниципаль берәмлек җирле үзидарә органнарында гражданлык актларын теркәү эшен оештыру төп бурыч булып торуын әйтте. Чөнки 2005 елның 30 декабрендә яңа карар кабул ителгән. Әгәр элек республикада бары 52 органда гына гражданлык актларын теркәп булса, яңа закон нигезендә барлыкка килгән 999 муниципаль берәмлек органнарында да бу эш башкарылачак. Билгеле, бу яңа башлангыч зур эшләр таләп итә. Беренче чиратта компьютерлар, яңа музыка җиһазларын һәм башка бөтен кирәк-яракны булдыру күздә тотыла.
Флюра Илдарханова белдерүенчә, узган ел барлыгы 53 387,10 мең сум бирелгән булса, быел РФ тарафыннан 74 796 мең сум бүленгән. Акчаның 73 296 меңе муниципаль район һәм шәһәр округлары бюджетына күчерелгән, калганы таныклык бланклары алуга, акт язмаларын эшкәртү, саклауга тотылачак. Әйтергә кирәк, акт язмаларын саклау, ягъни архивка зур игътибар бирелә. Шунысы сөенечле, коллегия утырышы да 2005 елның декабрендә генә ачылган идарәнең яңа бинасында узды. Анда ТР ЗАГС органнары архивы да урнашкан.
Гражданлык актларына килгәндә, ЗАГС органнары тарафыннан 2005 елны барлыгы 37 613 бала туу, 52 030 үлү очраклары теркәлгән. Әйтергә кирәк, 1999 елдан бирле туучылар саны арта барса, 2005 елдан ул 4,8 процентка кимегән. Аерылышучыларга килгәндә, 14 279 акт теркәлгән, 2004 елны бу сан 12 842 булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз