Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гражданнарны комиссариатка килмичә генә хәрби исәпкә кую һәм аннан төшерү тәкъдим ителә
Россия гражданнары хәрби комиссариатка бармыйча гына хәрби исәпкә баса яки аннан төшә ала, диелә Хөкүмәт Карары проектында. Проектны Россия Саклану министрлыгы эшләгән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Хәрби исәптә торырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә кую, хәрби исәптән төшерү һәм хәрби исәп документларына үзгәрешләр кертү дәүләт мәгълүмат ресурсында, башка дәүләт мәгълүмат системаларында һәм мәгълүмат ресурсларда булган мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси килүеннән башка гамәлгә ашырылырга мөмкин. Бу очракта гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталындагы шәхси кабинетена тиешле хәбәрләр җибәрелә», – дип билгеләп үтелә хәрби исәп турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы карар проектында. Ул якшәмбе көнне норматив актлар проектлары порталында чыкты.
Саклану министрлыгы студентлар өчен тагын 16 хәрби уку үзәге булдырырга тәкъдим итте.
Шул ук вакытта, проектта күрсәтелгәнчә, гражданнарны медицина тикшерүе һәм профессиональ психологик сайлап алу үткәрү, шулай ук шәхси хәрби исәп документларына үзгәрешләр кертү гражданин хәрби комиссариатка килгәч үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз