news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү өчен Президент премиясенә бәйге башлана

Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү өчен Президент премиясенә бәйге башлана
Гөлнар Гарифуллина

Татарстанда гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премиясенә конкурс старт ала. Бүген шул уңайдан ТР Иҗтимагый палатасында журналистлар белән очрашу узды.

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева документлар 29 сентябрьгә кадәр кабул ителүен әйтте. 

Премия Президент указы нигезендә 2015 елда гамәлгә куелган. "Без төбәкләр арасында беренче булып гамәлгә керттек. 2015 елдан 47 кеше һәм оешма алды. Шәхси күпьеллык хезмәте өчен аерым кешеләргә дә, коммерцияле булмаган оешмаларга да бирелә", - диде Зилә Вәлиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot