Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Грайфер Кубогы Волгоградка китте
Валерий Грайфер – СССР нефть сәнәгате министры урынбасары, "Россия инновацион җылык-энергетика компаниясе"нә нигез салучы.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның Волейбол үзәгендә нефтьчеләр арасында Валерий Грайфер Кубогына традицион турнир узды. Төп бүләкне РИТЭК территориаль-производство предприятиесе «Волгограднефтегаз» командасы отты.
Ярышларда катнашучылар Казанның истәлекле урыннарында, Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар һәм хатын-кызлар суперлигасы волейбол уенын карадылар.

Валерий Грайфер – СССР нефть сәнәгате министры урынбасары, "Россия инновацион җылылык-энергетика компаниясе"нә нигез салучы. Бүген ул ЛУКОЙЛ һәм РИТЭК Директорлар Советы рәисе, оста волейболчы, ә бүген иң актив җанатар.

Финалга Пермь һәм Волгорад командасы чыгуына беркем дә шаккатмады. «РИТЭК-Уралойл» ике тапкыр Грайфер Кубогын откан, «Волгограднефтегаз» – өч. Хәлиткеч уенда волгоградлылар җиңүгә иреште.

Турнирны үткәрү дәрәҗәсен һәм нефтьчеләрнең әзерлеген Татарстан Волейбол федерациясе башкаручы директоры, В.И.Грайфер Кубогы турнирның баш судьясы Мансур Кәримов бәяләде: "Кубокта катнашучылар югары дәрәҗәдә уен күрсәттеләр. Волгоград лаеклы җиңүгә иреште. Бу спортчылар Югары лига профессионаллары арасында чыгыш ясый алыр иде".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз