news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 22 пар тематик туй үткәрү өчен грант алды

Татарстанда 22 пар тематик туй үткәрү өчен грант алды

Татарстанда «Яшь парларга грантлар» конкурсының дүртенче этабына йомгак ясалды – яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проектның җиңүчеләре булган 22 парга бүләкләр тапшырылды. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Конкурс 8 июльдән (Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне) башлап Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Һәр җиңүче пар 100 мең сум күләмендә грант ала, аны тематик форматта туй тантанасын оештыру өчен кулланырга мөмкин.

https://t.me/minmol_rt16 фотосы

news_right_1
news_right_2
news_bot