news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грант өчен бәйгедә җиңгән авыл хуҗалыгы кооперативлары исемлеге билгеле

Ун кооперативка ашлык, ит һәм сөт эшкәртүдән алып моноазык әзерләүгә кадәр эшләр өчен бирелә торган грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итә.

Грант өчен бәйгедә җиңгән авыл хуҗалыгы кооперативлары исемлеге билгеле
tatarstan.ru

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләде. Бу турыда министрлыкның матбуга хезмәте хәбәр итә.

Грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итә, шуның 174 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә, бу грантларның гомуми суммасыннан 58 процентын тәшкил итә.

Конкурска кертелгән 20 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы арасыннан түбәндәге 10 кооператив төрле юнәлешләр буенча — ашлык, ит һәм сөт эшкәртүдән алып моноазык әзерләүгә кадәр — грантларга ия булды:

  • «Якты Күл» (Тукай районы);
  • «Түбән Кама» (Түбән Кама районы),
  • «Заготпром» (Нурлат районы);
  • «Монокорм» (Кукмара районы);
  • «Кукмара районы кулланучылар җәмгыяте» (Кукмара районы);
  • «Елмай» (Биектау районы);
  • «Иген» (Саба районы);
  • «Каймак» (Спас районы);
  • «Фермер» (Мамадыш районы);
  • «Бәрәкәт» (Азнакай районы).

Акчалар Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә матди-техник базаны үстерү, яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бүлеп бирелә.

Узган атнада «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасы буенча 162 фермер грантлар алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100