news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Грант акчасына – трактор

Кышын юллар чистарту проблемасы җиңеләячәк

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсы йомгаклары нәтиҗәсендә, аны Чирмешәнннең Лашман һәм Күтәмә авыл җирлекләре отты.
Грант 2013 ел йомгак­­лары буенча бирелгән. Рес­публика буенча җиңү яулаган 104 авыл җирлеге арасында безнекеләрнең дә булуы куанычлы, үткән ел мондый грантны Ивашкино һәм Ульяновка авыл җирлекләре откан иде, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

"Без бу акчага сабаны, кар чистарту, печән чабу җайланмалары белән “Беларусь“ тракторы алырга ниятләп торабыз.Үзебезнең техника булса кышын юллар чистарту проблемасы да нык җиңеләер", - дип белдерә Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхәт Фәттахов район басмасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot