Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Гранит» танк батальоны хәрбиләре Әлмәтне Шәһәр көне белән котлады
«Гранит» танк батальоны хәрбиләре Түбән Мактама авыл җирлеге башлыгы Рамил Бәдретдинов җитәкчелегендә Әлмәт һәм аның халкын шәһәрнең 71 еллыгы белән котлады.
«Шәһәргә үсү һәм чәчәк атуын, ә барлык әлмәтлеләргә тыныч һәм имин тормыш телибез. Бергә без җиңәчәкбез», - ди хәрби хезмәткәр видеода.
«Илебез өчен катлаулы вакытта без бергә! Әлмәт янәшә!» - диде шәһәр мэры Тимур Нагуманов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Мактама җирлеге башлыгы Рамил Бәдретдинов агымдагы ел башында махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга карар кылды. Ул Саклану министрлыгы белән контракт төзеде. Рамил Бәдретдинов — запастагы подполковник, Батырлык ордены кавалеры, хәрби хәрәкәтләр катнашучысы, Россия танкистлар берлегенең Әлмәт вәкиллеге җитәкчесе. Түбән Мактама шәһәр җирлеген ул алты ел дәвамында җитәкләде.
Бүген, 3 ноябрьдә, Әлмәттә Шәһәр көне билгеләп үтелә. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган. Төрле мәйданчыкларда бәйрәм программасы планлаштырылган. Биредә мастер-класслар, фильмнар күрсәтү, «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясе, экскурсияләр һәм башка бик күп кызыклы чаралар көтелә.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз