Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда иминлек чаралары турында искәртә
20 июньдә республикада һәм аның башкаласында һава торышы кабат бозыла: урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, яшен булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Моңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын үтәү кирәклеге турында искәртә:
«Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз