Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Комплекслы иминлек» салоны кунаклары беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә ала
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре «Комплекслы иминлек» салонында теләгән һәркемне беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге матбугат хезмәте.
Салон кунаклары тормышта кирәге чыгу ихтималы булган ике төп алымга – йөрәк-үпкә реанимациясенә һәм Геймлих алымына өйрәнә ала. Башта белгечләр салонга килүчеләргә гамәлләр алгоритмын аңлата, аннары алынган белемнәр манекеннарда тикшерәләр.
Күнекмәләр чарланганнан соң, кунакка шулай ук төрле хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү турында белешмәлек тапшырыла – аны рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз