news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия – АСЕАН саммиты кунакларын татар музыкасы белән каршы алдылар

Казанда Россия – АСЕАН саммитына килгән чит ил делегацияләре катнашучыларын татар җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды. Кунаклар узган театр фойесының бер ягында - саммитта катнашучы илләрнең флаглары, икенче ягында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле урнашкан иде.

Милли киемнәр кигән артистлар халык көйләрен башкарды, җырлады һәм биеде.

Россия белән АСЕАН диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot