Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм тапшырды
Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашындагы ТР Дәүләт Советы делегациясе Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды. Сәфәр барышында делегация гуманитар ярдәм тапшырды, Татарстан хәрбиләре, шулай ук Лисичанскида эшләүче республика табиблары белән очрашты, социаль объектлар белән танышты.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Рубежноеда делегация инвалид балалар өчен «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә булды. Үзәккә логопед эше өчен ноутбук тапшырдылар. Делегация әгъзалары шулай ук Татарстан катнашында торгызылган 2нче мәктәпне һәм республикадан килгән ярдәм бүленә торган гуманитар үзәкне карады.
«Бүген без Татарстан шефлыкка алган Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә бардык. Рубежноеда «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә булдык. Логопед өчен ноутбук тапшырдык - ул балалар белән эшләүдә ярдәм итәчәк. 2нче мәктәпне һәм Татарстаннан ярдәм бүленә торган гуманитар үзәкне карадык. Волонтерлар һәм җирле халык белән аралаштык», – дип белдерде Ринат Фазылов.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Ул шулай ук Татарстан хәрбиләре белән очрашу турында сөйләде.
«Шулай ук безнең хәрбиләр белән очраштык. Аларга адреслы посылкалар һәм заявкалар буенча сораган әйберләр – генераторлар, төзелеш материаллары, техника, радиостанцияләр һәм антенналар тапшырдык. Килеп туган проблемалар, шул исәптән юридик мәсьәләләр турында фикер алыштык», - диде депутат.
Лисичанскида делегация әгъзалары күп профильле хастаханәдә булды, анда баш табиб Елена Олексюк һәм командировкадагы Татарстан табиблары командасы белән очрашу булды. Учреждениегә шулай ук Казан дәүләт медицина университеты студентлары җыйган гуманитар ярдәм тапшырылды.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз