news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды

Татарстан Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

«1870» шәһәр идарәсен үстерү фонды тарафыннан үткәрелгән тикшеренү 2023 елдан алып 2025 елның уртасына кадәрге чорны үз эченә ала, дип яза «Коммерсант».

РФ субъектлары парламентларының эшчәнлеге карарлар кабул итүнең ачыклыгы, закон чыгару эше, кире элемтә, шулай ук эчке ачыклык, социаль үтемлелек һәм гаммәви мәгълүмат чараларында партияләрнең тигезлек гарантияләре буенча бәяләнгән.

ТР Дәүләт Советы 81,8 балл җыеп, рейтингта беренче баскычында урнашты. Икенче урында – Байкал арты Закон чыгару җыены (80,63), өченчедә - Әстерхан өлкәсе Закон чыгару җыены (78,69). Беренче унлыкка шулай ук Санкт-Петербург, Алтай крае, Якутия, Томск һәм Самара өлкәләре, Төньяк Осетия һәм Хабаровск крае парламентлары кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot