news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Химград» технополисына 20 ел эчендә 2,5 миллиард сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән

«Химград» технополисына 20 ел эчендә күрсәтелгән дәүләт ярдәменең күләме 2,5 миллиард сум тәшкил иткән. «Химград» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Грушин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, шундый санны атады.

«Химградка быел 20 ел тула. Шушы 20 ел эчендә дәүләт тарафыннан инфраструктурага 2,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. Шул ук вакытта, мәйданчык үсешенә шәхси инвестицияләр – идарәче компания керткән, резидентлар керткән инвестицияләр – 28 миллиард сумнан артык. Без синергетик нәтиҗә күрәбез: бер сум дәүләт акчасына 12 сумга якын шәхси акча килде», – дип белдерде Грушин.

Узган ел «Химград» технополисы резидентлары 14,5 миллиард сумнан артык салым түләгән, ә аларның гомуми кереме 115,7 миллиард сум тәшкил иткән.

Бүген «Химград»та Татарстан сәнәгать предприятиеләренең 2025 елда дәүләт ярдәме чараларында катнашуына йомгак ясадылар. Грушиннан тыш, утырышта Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot