Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Госманлы империясенең Казан белән мөнәсәбәтләрен өйрәнгән галимне Истанбулда искә алдылар
Иналҗыкның тарихчы булып китүендә Садри Максудинең роле зур.
(Истанбул, 26 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең танылган тарих профессоры, милләте буенча кырым татары Хәлил Иналҗыкның үлеменә 1 ел тулды. Бу җәһәттән Истанбул кырым татарлары иҗитмагый оешмасы борынгы “Фатих” мәчетендә мәрхүмне искә алып, мәүлед укытты.
Хәлил Иналҗык Госманлы империясе тарихы, хокукы, сәясәте, икътисады буенча колачлы эзләнүләр алып барган, бу өлкәдә 300ләп фәнни хезмәт язган галим буларак әһәмиятле. Ул – Госманлы империясенең Кырым һәм Казан ханлыклары белән мөнәсәбәтләрен тирәнтен өйрәнгән беренче һәм бердәнбер галим. Төрки дөнья тарихында аның кебек иң күренекле югары уку йортларында белем биргән башка галим юк. Хәлил Иналҗык 100 еллык гомерендә Әнкара, Гарвард, Колумбия, Пенсильвания, Пристон университетларында укыта. Чикаго университетында 15 ел эшли. Төркиянең беренче хосусый югары уку йорты – Билькент университетында магистр һәм докторантлар өчен махсус тарих кафедрасы кора. ЮНЕСКО өчен “The History of Scientific and Cultural Development of Mankind” китабының бишенче томын редакцияли. Ул, шулай ук, дөньяның бик күп илләрендә конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясый. Шуңа да Камбридж халыкара биография үзәге (Cambridge International Biographical Center) Хәлил Иналҗыкны гуманитар фәннәр буенча дөньяның иң танылган 2000 галиме арасына кертә.
Хәлил Иналҗыкның тарих белән кызыксынуына танылган галим, милләттәшебез Садри Максуди Арсал сәбәпче була. Кырым мөһаҗирләре Сәитосман һәм Айшә Бәхрия Нури гаиләсендә 1916 елда Истанбулда дөньяга килгән Хәлил, әтисенең эше буенча Әнкарага күченеп, мәктәп белемен башкалада ала. Анда алар татар-төрек галиме Садри Максуди Арсал белән күрше булып яши. Хәлил Иналҗык укытучылар мәктәбендә укыган чорда Садри Максудиның кулъязмаларын чиста биткә күчерүгә еш ярдәм итә. Аларның күбесе тарих белән бәйле фәнни хезмәтләр була. Зирәк һәм тырыш малайның тарих белән чын күңелдән кызыксынуын күреп, Садри Максуди Арсал аның 1935 елда яңа ачылган Әнкара университеты Тел һәм тарих, география факультетына укырга керүенә ярдәм итә. Анда ул күренекле татар-төрек галиме Әхмәт Тимер белән бергә укый. Югары уку йортын тәмамлагач, Садри Максудиның киңәше белән шул ук уку йортында заманча тарих кафедрасында аспирантурада укуын дәвам итә. Хәтта гыйльми юнәлеш темасын да Максуди белән бергә сайлый. Бу турыда Хәлил Иналҗык үзенең истәлекләрендә аңлата.

Күренекле галим, тарих фәннәре профессоры Хәлил Иналҗык 2016 елның 25 июлендә 100 яшендә Әнкарада вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз