news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Госманлы архивындагы Казан турындагы документлар җыентык булып чыгачак

Гөлнара Габдраманова Госманлы архивы белән берлектә әзерләнгән хезмәт инде әзер булуын әйтте.

Төркиянең Госманлы архивындагы Казан турындагы документлар җыентык булып чыгачак
Рамиль Гали

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Госманлы империясе архивында Казан турында» җыентыгын тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

Ул бу проект буенча Төркия белән килешү төзелгәнен әйтте. Хезмәттә Россиянең Госманлы империясе белән багланышлары турындагы мәгълүмат та урын алачак. «Мәдәният идарәсе белән берлектә, Госманлы архивы белән әзерләнгән китапны тәкъдим итүгә әзерләнәбез, җыентык әзер», — диде.

Гөлнара Габдрахманова Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татарлар тарихы буенча документлар турында мәгълүматлар кертелгән юлкүрсәткеч әзерләнгәнен дә хәбәр итте. Бу хезмәттә татарлар тарихы буенча кайсы архивта күпме документ булуы язылган. Бу документны бастырып чыгару өчен конкурс үткәреләчәк.

Комитет рәисе татар халкы тарихы буенча нинди дә булса архив документлары булган төбәкләр белән килешүләр төзелгәнен белдерде.



Галерея: Комитет по образованию, культуре, науке и национальным вопросам
news_right_1
news_right_2
news_bot