news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Госман Исхакый Россия – Согуд Гарәбстаны бизнес–форумында катнаша

Татарстан мөфтие “Россиядә ислам” доклады белән чыгыш ясарга ниятли

(Казан, 6 октябрь, “Татар–информ”). 15–21 октябрь көннәрендә Җиддә шәһәрендә “Россия һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге – сәүдә–сәнәгать хезмәттәшлегендәге яңа перспективалар” дип исемләнгән II Россия милли күргәзмәсе кысаларында Россия–Согуд Гарәбстаны бизнес–форумы узачак.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый “Россиядә ислам” доклады белән чыгыш ясарга ниятли, шулай ук форум кысаларында “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале дә тәкъдим ителәчәк.
Утырышның төп темалары түбәндәгеләр: “Ягулык–энергетика комплексы һәм минераль ресурслар өлкәсендә хезмәттәшлек. Нефть химиясе сәнәгате. Әйләнә–тирә мохитне саклау”; “Транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлек. Туристлык һәм конгресс–күргәзмә эшчәнлеген үстерү”; “Банкара һәм инвестицион хезмәттәшлек һәм аны үстерү перспективалары; “Авыл хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек. Судан файдалану һәм агып җыела торган суларны эшкәртүдә яңа технологияләр куллану”. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, форум кысаларында “Мәскәүдә гарәп йорты” проекты хакында фикер алышыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100