news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Госман Исхакый: “Иң мөһиме – без мөселман өммәтенең бердәмлеген саклап кала алдык”

Аның сүзләренә караганда, 12 ел эчендә шактый эш башкарылган: Диния нәзарәте каршында пропаганда, дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлек бүлекләре оештырылган

(Казан, 2 февраль, “Татар–информ”). “Иң мөһиме – без мөселман өммәтенең бердәмлеген саклап кала алдык”. Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый 27 февральдә узачак ТР Мөселманнарының IV съезды алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең нәтиҗәләре хакындагы сорауга әнә шулай дип җавап бирде.
Госман хәзрәтнең сүзләренә караганда, 12 ел эчендә шактый эш башкарылган: Диния нәзарәте каршында пропаганда, дәүләт структуралары, хәрбиләр, җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек, зәкят, хаҗ, вакыф бүлекләре, шулай ук “Хәләл” стандар комитеты оештырылган.
“Иң мөһиме – 12 ел эчендә без Татарстанда мөселманнарның бердәмлеген саклап кала алдык, бүген Россиядә күпләр әнә шул хакта сөйли. Бу елларда ызгыш–талаш, сугышлар булмады, аналарның күз яше түгелмәде. Бу – иң әһәмиятлесе. Тагын шуны өстәп әйтәсем килә, без тәкъвалыкка өстенлек бирәбез”, – диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе «Тархан.biz» газетасына биргән интервьюсында.
Ул ассызыклап үткәнчә, илебездә дин дәүләттән аерылган. “Монда рациональ башлангыч бар, әмма кыенлыклар да юк түгел. Дәүләтнең безнең эшләргә әлләни кысылмавы – яхшы күренеш. Төп җитешсезлек шунда, ТР мөселманнары Диния нәзарәте бюджеттан финансланмый. Бүген безнең структура шактый зур һәм без күпмедер күләмдә финанс кыенлыгы кичерәбез. Шунлыктан без вакыфлар системасын яңадан торгызырга булдык. Гарәп илләрендә дини идарә буларак мондый структура юк. Анда вакыфлар, иршад һәм дин эшләре буенча министрлыклар бар. Вакыф – ул бөтен мөселман өммәтенең тартып алып булмый торган милке, һәм вакыфлар эшчәнлеге табыш китерүгә юнәлдерелгән. Биредә нинди дә булса яңа әйбер уйлап табу ихтыяҗы юк, вакыфлар системасын яңадан торгызырга гына кирәк. Әлеге өлкәдә тәҗрибә туплау максатыннан безнең хезмәткәрләр Төркия һәм Күвәйткә барып кайтты”, – дип өстәде ТР мөфтие.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100