news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Госман хәзрәт Исхакый Корбан бәйрәме белән котлый

“Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә, шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗ-нәүмизләргә сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк”, - диелә котлау

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый Корбан бәйрәме белән котлый.

“Мөхтəрəм дин кардəшлəрем!
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нəзарəте һəм шəхсəн үз исемемнəн бөтен мөселманнарны чын йөрәктән мөбарəк бəйрəм – Корбан гаете белəн тəбрик итəм!

Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең хәер-хак мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман гамәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм хак-тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра.

Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек әхлакый фикерләр Исламда һәрвакыт көчле булды. Әлеге бөек һәм гүзәл бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән рухи кыйммәтләрне тәшкил кыла бит. Исламның югары гомумкешелек кыйммәтләренә һәм инсаниятлелекнең бөек камиллегенә тугрылыклы булуны раслауга Аллаһы Тәгаләнең мондый сүзләре хезмәт итә: “Үз саранлыгыннан үзен саклаганнар гына уңышка ирешә”, шулай ук биредә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисе дә бик яңгырашлы: “Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешим дисәгез, җирдәге мәхлукларга рәхим-шәфкатьле булыгыз”. Һәм безләр дә әлеге бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк.

Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә, шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗ-нәүмизләргә сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!” - диелә тәбрикнамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot