news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Госман хәзрәт Исхакый: Айрат гомер буе кешеләргә, җөмһүриятебезгә ярдәм итте

«Айрат кардәшебез гомер буе кешеләргә ярдәм итте һәм шушы эштә, файда китерәм дигән вакытта дөньядан китте», — диде хәзрәт.

Госман хәзрәт Исхакый: Айрат гомер буе кешеләргә, җөмһүриятебезгә ярдәм итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә Госман хәзрәт Исхакый да катнашты.

«Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, сезнең бүген башка планнарыгыз булгандыр. Кичә бәлки кемдер ялга, кемдер эшкә, кемдер башка җиргә барырга дип ниятләгәндер. Әмма Айрат кардәшебез безнең бөтен планнарыбызны үзгәртте.

Чын ихлас күңел белән килдегез, беркем сезне көчләмәде, беркем сезне шушы нәрсәгә этмәде. Нәҗип улы Айрат кардәшебезне соңгы сәфәргә озатырга үзегез килдегез. Иң беренче Нәҗип абый сезгә, Гүзәл ханым сезгә, Илшат кардәшем һәм дә балалары сезгә Аллаһ сабырлык бирсен.

Айрат кардәшебез гомер буе кешеләргә ярдәм итте. Гомер буе җөмһүриятебезгә, илебезгә ярдәм китерде.

Айрат кардәшем бәндәләргә дә файдалы булды, гаиләсенә дә файдалы булды, балаларына да файдалы булды. Шушы кешене Аллаһ Тәгалә дөньядан алды.

Айрат мәчетләргә, хәзрәтләргә, мәдрәсәләргә, гомумән нинди генә дин әһелләренә булса да беркайчан да үзенең ярдәмен жәлләмәде. Аллаһ Тәгалә рухларын шат кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылса иде, бара торган урыннарын нурландырса иде», — диде Госман хәзрәт.



Галерея: Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу
news_right_1
news_right_2
news_bot