news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Госман хәзрәт Исхаков резеденциясендә Ингушетия Президенты Юныс бәк Евкуров белән очрашты

Очрашу барышында Госман хәзрәт Юныс бәккә Татарстанда ислам үсеше, республиканың мөселман өммәтендәге тенденцияләр һәм дәүләт структуралары белән эшчәнлек турында сөйләде

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков үз резеденциясендә Ингушетия Президенты Юныс бәк Евкуров белән очрашты. Очрашу барышында Госман хәзрәт Юныс бәккә Татарстанда ислам үсеше, республиканың мөселман өммәтендәге тенденцияләр һәм дәүләт структуралары белән эшчәнлек турында сөйләде.

Юныс бәк Евкуров ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең төрле өлкәләрдәге эше белән кызыксынды. Мөфти Татарстан мөфтияте бүлекләренең эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу барышында Кавказдагы, аерым алганда, Ингушетиядәге вәзгыять турында сүз булды. Юныс бәк мөфти белән җәмгыятьтәге экстремистик карашларны җиңү һәм профилактикалау турында киңәште.

Очрашу ахырында мөфти Юныс бәк Евкуровка Татарстанның Кол Шәриф мәчете сурәте төшерелгән картина бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100