news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты Җиңү көне уңаеннан архив фотолары тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан МАКС мессенджерының рәсми каналында Бөек Ватан сугышы чорына караган уникаль архив фотосурәтләре һәм видеоматериаллар тәкъдим итте.

Фото: ТР Дәүләт архивы

Татарстанның Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез: республикадан 700 меңнән артык кеше фронтка киткән – шуларның һәр икенчесе кире әйләнеп кайтмаган. Татарстан заводлары техника җитештергән һәм хәрби киемнәр теккән, авыл халкы армияне һәм илне ашаткан, табиблар яралыларны аякка бастырган.

Фото: ТР Дәүләт архивы

Россия халыклары бердәмлеге елында сугыш еллары истәлеген саклау бердәмлекне ныгыта һәм җәмгыятьне берләштерә. Билгеләп үтелгәнчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар, ил суверенитетын һәм россиялеләрнең иминлеген яклап, җиңүчеләр эшен дәвам итә. Меңләгән волонтер фронтка булыша: маскировка челтәрләре үрә, гуманитар ярдәм җыя, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә.

Тәкъдим ителгән материаллар арасында 1975 елда Казан телевидение студиясе тарафыннан Җиңүнең 30 еллыгына төшерелгән «Разве можно забыть» фильмыннан кадрлар да бар. Картинада ветераннар 1945 елның 9 маена бәйле истәлекләре белән уртаклаша. Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу кадрларга карагач, җиңүчеләр буыны тавышын ишетәсең һәм фильмның ни өчен шулай аталганын аңлыйсың.

Видео: ТР Дәүләт архивы

news_right_1
news_right_2
news_bot