news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт экспертизасы Казанда «Туполев» логистика үзәге проектын хуплады

«Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» Казанда «Туполев» АҖ логистика үзәге төзү проектына уңай бәяләмә бирде. Документ 2026 елның 10 июлендә теркәлгән һәм реестрга кертелгән.

Объект Дементьев урамында төзеләчәк. Төзүче — «Туполев» АҖ, техник заказ бирүче - «Авиафонд» ҖЧҖ (Түбән Новгород). Проект документларын Татарстанның Теләче районыннан «Фортэкс» ҖЧҖ әзерләгән.

Яңа логистика үзәкләре - Казан авиация заводын модернизацияләү программасының төп өлеше, ул заводка 2028 елга елына 20 Ту-214 самолетын серияләп җитештерә башларга мөмкинлек бирәчәк. Предприятиедә барлыгы 90 мең квадрат метр мәйданлы шундый өч үзәк төзү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot