Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт архивы: «Шәҗәрәләрне торгызуга көн саен 100гә якын гариза кабул итәбез»
Дәүләт архивы саклау урыннарының хәзерге сыйдырышлылыгы тагын 42 елга җитәчәк
ТР Дәүләт архивы башка төбәкләрдән һәм илләрдән тарихи документларны җыю буенча зур эш алып бара. Шул ук вакытта, учреждение үз фондының бары тик 12,4 процентын гына электрон форматка күчерергә ниятли. Республика Дәүләт архивы эшендәге үзенчәлекләр — «Татар-информ» агентлыгының пресс-турда әзерләгән репортажында.
Дәүләт архивында 7 миллионнан артык документ саклана
Архивта 7 миллионнан артык документ саклана. Архив елына 48 меңгә якын мөрәҗәгатьне, аерым алганда, генеалогия (шәҗәрә) буенча гына да көн саен 100 гаризаны эшкәртә. Эшнең төп юнәлеше – социаль-хокукый мөрәҗәгатьләр, алар вакытның 80 процентын ала. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова учреждениедә узган пресс-тур барышында шул хакта сөйләде.
«Көн саен 300-400гә якын социаль-хокукый мөрәҗәгать килә. Кешеләр пенсия алу өчен үзләренең стажын һәм хезмәт хакын ачыклый. Эшчәнлеген туктаткан оешмалар, закон нигезендә, барлык хезмәткәрләренең шәхси составы буенча документларны безгә тапшырырга тиеш, ләкин алар моны эшләми. Шуңа күрә без бу җитәкчеләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать итәбез», — диде ул.
Гөлнара Габдрахманова: «Эшчәнлеген туктаткан оешмалар, закон нигезендә, барлык хезмәткәрләренең шәхси составы буенча документларны безгә тапшырырга тиеш, ләкин алар моны эшләми»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Күләме буенча икенче юнәлеш – генеалогик мөрәҗәгатьләр. Дәүләт архивы ел саен шәҗәрәләрне торгызу белән бәйле 48 меңгә якын мөрәҗәгать (көненә 100 гариза) кабул итә.
Эшнең шактый күләме реставрация белән дә бәйле: архив үз документларын да торгыза, гражданнардан заказлар да кабул итә.
Архивның документлар фонды 7 миллионнан артык саклау берәмлеген тәшкил итә, дип дәвам итте сүзен Габдрахманова. Аларның һәркайсына мобиль стеллаж системалары белән җиһазландырылган махсус саклау урыны бүленгән. Документлар барлыгы җиде катны били.
Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, саклау урыннарының хәзерге сыйдырышлылыгы алдагы 42 ел дәвамында яңа документлар кабул итү өчен җитәрлек. Документлар ике төп категориягә (даими һәм вакытлыча саклау срогы) бүленгән. Аларның күп өлеше эшчәнлеген туктаткан оешмаларның шәхси составына карый.
Хәзерге вакытта архив фондтагы барлык документларның 11,9 процентын цифрлаштырган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Цифрлаштыру – өстенлекле бурыч түгел
Хәзерге вакытта архив фондтагы барлык документларның 11,9 процентын цифрлаштырган. Әмма аларны тулаем электрон форматка күчерү нияте юк.
«Бу документларның барысын да цифрлаштыру ихтыяҗы юк, чөнки аларның күпчелек өлешенең беркайда һәм беркемгә дә кирәге чыкмады. Без фәнни эзләнүләрне исәпкә алып, бу фондның бары тик 12,4 процентын гына цифрлаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова.
Документларның төп өлеше махсус оешмалар белән конкурс процедуралары аша цифрлаштырыла. Шул ук вакытта, учреждениедә уникаль документларны сайлап цифрлаштыру яки подрядчылар үткәргән материалларны эшкәртү өчен кулланыла торган үзенең сканерлау үзәге эшли.
«Без кәгазь генә түгел, ә пленкадагы документларны — кино, фото һәм видеоны да цифрлаштырабыз. Бу — 38 меңнән артык магнит тасмасы, 1,5 мең кассета. Без кинопленкаларны эшкәртәбез һәм цифрлаштырабыз», — дип өстәде Дәүләт архивы директоры Сергей Горохов.
Сергей Горохов: «Документны табу өчен, эзләү системасында тиешле сүзне кертергә кирәк. Сез кирәкле документны табасыз, шуннан соң аны карау өчен рөхсәт сорыйсыз»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Цифрлаштырылган кинодокументлар, «Советская Татария» киножурналының чыгарылышларын да кертеп, NetFilm махсус порталында урнаштырылган. Кәгазь документларның электрон күчермәләре белән эшләү өчен электрон уку залы бар, анда 9,8 мең кулланучы теркәлгән.
«Документны табу өчен, эзләү системасында тиешле сүзне кертергә кирәк. Сез кирәкле документны табасыз, шуннан соң аны карау өчен рөхсәт сорыйсыз. Аннары квитанция чыга, аны QR-код буенча түләргә мөмкин», — дип аңлатты Сергей Горохов һәм бу хезмәтнең түләүле булуын билгеләп үтте.
Башка төбәкләрдән миллионнан артык документ китереләчәк
«Безнең белгечләр илнең барлык төбәкләренә дә бара һәм татар тарихына кагылышлы документларны ачыклый, аннары аларны гарәп графикасыннан тәрҗемә итә һәм цифрлаштырылган күчермәләрне безгә алып кайта. Бу — татарлар, аларның авыллары, чиркәүләр, мәчетләр искә алынган документлар. Чөнки республика территориясе бик еш үзгәргән, кайбер авыллар аңа кушылган, ә кайберләре башка төбәктә калган», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова.
Хәзерге вакытта Казанга Ульяновск, Самара, Оренбург, Пенза, Новосибирск, Төмән өлкәләре, Башкортстан Республикасы һәм Пермь краеның дәүләт архивларыннан документлар китерелгән. Якын арада Түбән Новгородтан материаллар килер дип көтелә. Киров һәм Хабаровск архивларында актив тикшеренү эше алып барыла. Параллель рәвештә Казахстан һәм Үзбәкстанда зур гына күләмдә релевант документлар ачыкланган.
Архивның агымдагы документлар фондын тагын да арттыру ниятләнә – кәгазьләрне, гадәттә, илнең башка төбәкләреннән яки якын чит илләрдән алып кайталар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Габдрахманова бәяләвенчә, төбәкләрнең архивларында ачыкланмаган татар тарихына кагылышлы документлар күләме фондның хәзерге күләменең якынча 20 процентын, ягъни 1,4 миллион тирәсе саклау берәмлеген тәшкил итә.
«Архивларда 5-6 тел белүче хезмәткәрләр эшли һәм аларның гарәп графикасыннан тәрҗемә итүдәге ярдәме бәяләп бетергесез!» — дип искәртте Габдрахманова.
«Татар-информ», Елизавета Пуншева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз