Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
26 февральдә Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү буенча кайнар элемтә узачак
26 февральдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итүгә багышланган кайнар телефон элемтәсе узачак. Аны ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе белән берлектә оештыралар, дип хәбәр итә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты матбугат хезмәте.
Линия эшләгән вакытта халык белгечләргә хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу, хәрби хезмәткә чакырудагы проблемалар, социаль һәм хокукый ярдәм кирәклеге турында хәбәр итә алачак. Шулай ук түләүләр һәм ташламалар, медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация, шулай ук хәрбиләрнең хокукларын яклауга кагылышлы башка темалар буенча сораулар бирергә мөмкин.
Шалтыратулар (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителә. Хәбәрләрне +7 965 593-86-64 номеры буенча МАХ мессенджерына җибәрергә мөмкин.
Консультацияләр 10:00 -14:00 сәгатьләрдә уза.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, ДОСААФның Татарстандагы төбәк бүлеге, «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, шулай ук Татарстан Республикасы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз