news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Горводзеленхоз» вәкиле кар чистарту проблемасы юк дип саный

Ирек Гыйльманов сүзләренчә, юл эшчеләре төнлә, урамда автомобильләр азрак булганда эшли.

"Горводзеленхоз» вәкиле кар чистарту проблемасы юк дип саный
Александр Эшкинин

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Артур Шипилов). "Горводзеленхоз" муниципаль унитар предприятиесенең баш агрономы Ирек Гыйльманов кар чистарту проблемасының булмавы турында белдерде.

"Вахитов һәм Идел буе районнары буенча тәүлегенә 250 берәмлек техника һәм 300гә якын кеше эшли. Нигездә төнлә, машиналар азрак булганда эшлибез. Бүген карны төяүчеләр, роторлар, үзбушаткычлар, ягъни кирәкле барлык техника чыкты", - диде Гыйльманов.

Шулай ук "Горводзеленхоз" вәкиле предприятиенең кар явуга әзер булуын билгеләп үтте. "Бу безнең эшебез, без аңа әзер. Быел урам себерүчеләр өчен роторлар, мини-тракторлар сатып алдык. Алар эшли. Без кар җыюга әзер, әлегә бездә проблемалар юк", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100