Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың 60 еллыгына Төркия, Кытай һәм Һиндстаннан тугандаш шәһәрләр чакырылачак
Түбән Каманың тугандаш шәһәрләре вәкилләрен шәһәрнең 60 еллыгына чакырачаклар. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, чакыруларны Төркиянең Мерсин һәм Кытайның Мэйшань шәһәре делегацияләренә җибәрәчәкләр. Моннан тыш, бәйрәмдә Якутск вәкилләрен дә көтәләр, алар белән Түбән Каманы шулай ук кардәшлек элемтәләре бәйли. Быел шәһәр Һиндстанның Барели шәһәре белән дә партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырган, әмма Беляев бәйрәмдә аның делегациясе катнашамы-юкмы икәнен әйтмәде.
«Тугандаш шәһәрләрне чакырачакбыз, аларның кайберләре катнашачакларын раслады инде. Монда бернинди шик юк дип әйтергә мөмкин, юллар ачык, шуңа күрә кунаклар күп булачак», – дип белдерде Беляев.
Моннан тыш, Түбән Камага Россия шәһәрләренең 30га якын мэры килер дип көтелә. Бәйрәм чараларында шулай ук зур предприятиеләрнең җитәкчеләре дә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз