Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Горно-Алтайск шәһәрендә «Карым» татар мәдәни үзәге ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген, 24 февраль, Горно-Алтайск шәһәрендә «Карым» татар мәдәни үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Бу мөһим вакыйгада Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак катнашты.
Тантаналы чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов та катнашты. Ул чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләре җиткерде.
«Карым» татар мәдәни үзәге татар халкының мәдәниятен, традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклап калу, яшь буынга җиткерү максатын куя. Әлеге үзәк татарларның бердәмлеген ныгыту, мәдәни программаларны оештыру һәм иҗади проектларны тормышка ашыруда мөһим роль уйнаячак.
Бүгенге көндә татар мәдәнияте үзәгенең ачылуы, Алтай Республикасында яшәүче татарлар өчен яңа мөмкинлекләр тудыра, аларның мәдәни асылын һәм үзаңын көчәйтә. Тантана барышында катнашучылар мәдәни үзәкнең киләчәктә уңышлы эшләве һәм татар халкының мәдәниятен үстерүдә зур өлеш кертүе өчен теләкләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз