Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1891 очрагы теркәлгән
Юл кагыйдәләрен бозу очраклары, күбесенчә, Свияжск – Яшел Үзән аралыгындагы 758 чакрымга туры килә
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 8 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1891 очрагы теркәлгән. Бу хакта “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл кагыйдәләрен бозу очраклары, күбесенчә, Свияжск – Яшел Үзән аралыгындагы 758 чакрымга туры килә. Тимерьюлчылар транспорт чараларының дәүләт теркәү номерларын диспетчерга җиткерәләр, аннан соң ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсенә хатлар җибәрелә.
Транспорт чараларының семафордагы кызыл сигналга чыгып китү, тимер юл аркылы чыгу урыннарында башка транспортны узып китү, шлагбаумга бәреп керү кебек юл кагыйдәләрен бозу очраклары иң “популярлардан”.
Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында юл кагыйдәләрен бозуның 1529 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз