news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький тимер юлы язгы ташуга әзерләнә

Әзерлек буенча оператив төркемгә магистраль җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Процкий җитәкчелек итә

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Горький тимер юлы язгы ташу чорына әзерләнә. Әзерлек буенча оператив төркемгә магистраль җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Процкий җитәкчелек итә.
Бүгенге көндә юл дистанцияләрендә су бүлү корылмаларын, кече күперләрне, торбаларны кардан һәм боздан чистарту, елга үзәннәрен тикшерү эшләре бара. Горький магистраленең төрле участокларында җир полотнолары да ныгытыла. Техника әзерлегенә, җиһазлар һәм махсус материаллар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирелә. Моннан тыш, ташу чорында тимер юл транспортына зыян килмәсен өчен, сусаклагычлар, буаларга ныклы контроль булдырылган. Локомотив бригадаларына алдан ук катлаулы участоклардан узу өчен инструктаж уздырыла.
Март ахырына Горький тимер юлында су басуга каршы ныгытылган 272 платформа булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot