news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький тимер юлларының 2014 елда ТР территориясендә инвестицияләре - 1,6 миллиард сумнан артык

Тимер юл участокларын модернизацияләү аеруча әһәмияткә ия һәм кыйммәтле булачак

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Горький тимер юлларының 2014 елда ТР территориясендә инвестицияләре 1,6 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Тимер юл участокларын модернизацияләү аеруча әһәмияткә ия һәм кыйммәтле булачак, дип хәбәр ителә Горький тимер юлларының рәсми сайтында.

Арча – Корса (20,3 км), Васильево – Юдино (11,6 км), Иштуган – Каенсар (8,6 км), Яңа Аракчино – Казан -1 (9,6 км), Кукмара – Нократ Аланы (11,4 км), Киндерле – Бөреле (12,4 км), Әгерҗе (1,6 км), Бөреле – Коркачык (10,5 км), Васильево – Юдино (5,8 км), Яшел Үзән – Васильево (11,7 км) участокларында тимер юл полотносын модернизацияләү башкарыла.

Моннан тыш, агымдагы елга инвестиция программасында "Әгерҗе" депосы өчен ике пассажир тепловозын сатып алу да каралган. Тимерьюлчылар планнарында элемтә челтәрен реконструкцияләү буенча эшләр каралган.      

news_right_1
news_right_2
news_bot