news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горький паркында мультсериаллар персонажларының кичәсе узачак

16.00 - 23.00 сәгатьләрдә парк каршындагы мәйданчыкта тематик фотозоналар, бию мәйданы һәм сәхнә булачак.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 19 августта Горький исемендәге паркта «2×2» телеканалы Россия шәһәрләре буенча тур кысаларында кичә оештыра. Бу турыда Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.

16.00 - 23.00 сәгатьләрдә парк каршындагы мәйданчыкта тематик фотозоналар, бию мәйданы һәм сәхнә куелачак. Кунакларга«2×2» күрсәтә торган мультсериаллар персонажлары костюмнарында килергә тәкъдим итә. Костюмнардан килүчеләргә бүләкләр биреләчәк.

19 августта «Калейдоскоп» паркында 11.00 сәгатьтә җәйге сезонда соңгы «Детская барахолка» узачак. Балалар бер көнгә эшмәкәрләр булачаклар. Алар уенчык, китап һәм киемнәрен алмаштыра яки сата алачак.

Кич, 19.00 сәгатьтә, “Черек күл” паркында «Моя школа» биюләр студиясе West Coast Swing биюләре буенча бушлай мастер-класс уздырачак. Шулай ук, 19 августта «ЭкоЛогично|Казань» проекты кысаларында икенчел чималны һәм кием-салым кабул итүче мобиль пункт оештырылачак. Казанлылар шәһәр паркларында макулатура, пластик, кирәкмәгән кием-салым, эшләми торган вак техника һ.б. тапшыра алачак. Мобиль пунктлар 11.30 – 12.00 Урицкий исемендәге паркта; 12.15 – 13.00 –«Крылья Советов» паркында, Ленин мәдәният йорты янында; 13.30 – 14.00 – Җиңү паркында; 14.20 – 15.00 – Лядской садикта эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100