news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горький паркында «Агачлар нәрсә турында җырлый» дигән спектакль тәкъдим ителәчәк

Спектакль үз эченә 4 әкиятне – удмурт, чуаш, мордва һәм мари әкиятләрен берләштерәчәк.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 11нче августта Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында шәһәрлеләргә һәм Татарстан башкаласы кунакларына Идел буе халыкларының гореф-гадәтләренә һәм хикәяләренә нигезләнгән «Агачлар нәрсә турында җырлый» дигән уникаль спектакль тәкъдим итәчәкләр.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, спектакль үз эченә 4 әкиятне – удмурт, чуаш, мордва һәм мари әкиятләрен берләштерәчәк. Спектакль быел Казанда узачак Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган 100 чараның берсе булачак.

Шәһәр Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйтүенчә, урам спектаклен бурят режиссеры Сойжин Жамбалова куячак. Анда Татарстан театрлары актерлары, бәйсез артистлар һәм Россия театр югары уку йортлары студентлары катнашачак. Премьера көненнән тыш перформанс 12нче һәм 13нче августта 18:30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 

Августта шәһәр халкын шулай ук «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты кысаларында яңа дәресләр көтә. 19нчы августта Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстанның халык артисты Чулпан Закировадан «Бию» дип аталган халык биюе буенча мастер-класс узачак, ә 25нче августта тренер Ләйсән Бикмуллина стретчинг буенча дәрес үткәрәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100