news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горький музеенда Мариин театры солисты Тимур Абдикеев белән очрашу

Әлеге иҗади очрашуны “Тамаша” продюсерлык үзәге оештыра

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә М.Горький музеенда үзенчәлекле чара була. “Тамаша” продюсерлык үзәге сәнгать сөючеләргә халыкара бәйгеләр лауреаты, Санкт-Петербургның Мариин дәүләт академия театры Тимур Абдикеев белән иҗади очрашу мөмкинлеге тудыра.
Билгеле булганча, Т.Абдикеев 1979 елда Бакуда туган. Мәктәпне тәмамлагач, дәүләт идарәсе академиясенә укырга кергән үсмер, фикерен үзгәртеп, җыр сәнгатенә кереп китә. Әле консерваториядә укыган елларда ук ул үзен талантлы җырчы буларак таныта. 2001 елда исә Бюль-Бюль исемендәге бәйгедә приз яулый. Кыска гына иҗат чорында ул Мариин театрында 27 роль башкара, гастрольләргә чыга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Т.Абдикеев реперуарында күпсанлы арияләр, романслар һәм халык җырлары да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100